Вернуться к обычному виду

Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама Әтиләр ассоциациясе председателе Андрей Бликин белән эшлекле очрашу үткәрде

 
Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама Әтиләр ассоциациясе председателе Андрей Бликин белән эшлекле очрашу үткәрде 17.06.2014

Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама Әтиләр ассоциациясе председателе Андрей Бликин белән эшлекле очрашу үткәрде

Бөтендөнья Әтиләр көне уңаеннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Түбән Кама Әтиләр ассоциациясе җитәкчесе Андрей Бликин белән очрашты. Эшлекле сөйләшү барышында 2013-2014 нче уку елында башкарылган эшкә йомгак ясалды, киләчәккә планнар билгеләнде. Түбән Кама Әтиләр оешмасы шәһәребездә 10 елдан артык уңышлы гына эшләп килә. Аның гаиләдәге әти ролен күтәрүгә, балалар тәрбияләүдә ир-атның әһәмиятен арттыруга юнәлтелгән актив эшчәнлеге Татарстанның башка шәһәрләрендә шуңа охшаш оешмалар барлыкка килүенә сәбәп булды. Яр Чаллы шәһәрендә оешкан Әтиләр ассоциациясе исә озак уйлап тормастан, түбән камалыларның “Чит балалар юк, минем баламның әйләнә-тирәсе генә бар!” дигән шигарен дә үзләренә яраклаштырып куйды. Түбән Кама Әтиләр ассоциациясе инициативасы белән узган ел шәһәребездә “Мой папа - самый лучший” дип исемләнгән муниципаль бәйге булып узды. ГХАТ идарәсендә аның “Әти барысын да булдыра” дигән этабы үткәрелде. Гомумән, ГХАТ идарәсе тарафыннан үткәрелгән һәм гаилә кыйммәтләрен саклауга юнәлтелгән һәр чарада шәһәребез әтиләре бик теләп катнаша. Алга таба да бергә эшләргә сүз куешып Түбән Кама ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина Әтиләр ассоциациясе председателе Андрей Бликинны Әтиләр көне белән котлады.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования