Вернуться к обычному виду

Көтеп алынган бәйрәм

 
Көтеп алынган бәйрәм 18.06.2014

Көтеп алынган бәйрәм

Узган ял көннәрендә районыбызның күп кенә авылларында татар халкының иң яраткан, сагынып көтеп ала торган бәйрәме – Сабантуйлар үткәрелде. Аларның икесендә “Туган як” редакциясе вәкилләре дә катнашты.

Түбән Уратмада

Чын күңелдән, һич тә икеләнмичә әйтәм: соңгы елларда районыбыз авылларындагы иң яхшы оештырылган, иң матур Сабантуй Түбән Уратмада уза. Төп татар авылларында бу бәйрәмне күргәнем булгач, чагыштырырга һәм бәя бирергә хакым бардыр, дип уйлыйм.

“Ходайның рәхмәте яусын бу кешегә!”. Түбән Уратма авыл җирлегеннән сайланган муниципаль район советы депутаты, Сабантуйның да төп спонсоры булган Әнәс Миңнәхмәтов турында әйтелгән мондый сүзләрне мәйданда күп кешеләрдән ишеттек. Әйе, бу авылның җитәкчеләрдән бәхете бар. Замана катлаулы булуга карамастан, алар авылны үстерү, кешеләрнең тормышын яхшырту турында кайгырта, шуңа күрә, халык алдында абруйлары зур. Башка күп кенә урыннарда җитәкчеләрнең, үзләренчә дәрәҗә саклаптыр, бәйрәмне читтән генә күзәтеп утыруларын яки, гомумән, чыгыш ясауга китеп баруларын күреп ияләнгән инде. Ә менә депутат Әнәс Миңнәхмәтов һәм Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин Сабантуйның башыннан ахырына кадәр мәйданда булып, халык арасында катнаштылар.

Әле алай гынамы, Әнәс Әхәтович бу юлы да Казаннан танылган артистларны чакырып китергән. Юмор остасы Данир Сабировның Түбән Уратма Сабантуенда инде берничә ел “даими прописка”сы бар, ә менә җырчылар Лилия Муллагалиева, Резеда Шәрәфиева һәм Фирдүс Тямаевның әле беренче килүләре. Халык аларның барысын да бик җылы кабул итте. Эстрада “йолдыз”ларының һәм авыл үзешчәннәренең концерты, мәйдандагы уеннар һәм ярышлар белән үрелеп, бер-берсенә комачауламыйча, ахырга кадәр бик матур бер тамаша булып барды.

Хәер, бераз узыбрак киттек. Башта әле бәйрәмне ачу тантанасы булды, анда мәктәп балалары бик оста чыгыш ясады, хуҗалар белән беррәттән, авыл халкын муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альфред Нигъмәтҗанов та котлады. Авылның хезмәт алдынгыларын, иң өлкән яшьтәге әби белән бабайны, иң төзек йорт хуҗасын, иң яшь гаиләне һ.б. аерым хөрмәтләп, бүләк бирделәр.

Кичкә кадәр гөрләп торган мәйданда нинди генә ярышлар, халык уеннары оештырылмады. Аларның чираттагысы башлану турында игълан яңгырауга, дилбегә буе чиратлар тезелде. Берәүләр осталыгын күрсәтергә тырышты, икенчеләр рәхәтләнеп тамаша кылды. Авылдашлары Илфат Хаҗипов багана башына иң тиз – 24 секунд эчендә менеп җитте. Гер күтәрүче ирләр арасында шәһәрдән килгән Фаил Ибраһимовка тиңнәр юк иде, ярыш хөкемдары санап арыды хәтта... Кул көрәштерүдә иң көчлесе – Кызыл Чапчактан Айбулат Хәбибуллин. Турник янына да күп кеше җыелган иде. Югары Уратмадан Ильяс Сәләхов 19 мәртәбә күтәрелсә, улы Ришат 30га җиткереп, ир-егетләр арасында беренче урынны алды. Әмма бу әле иң югары нәтиҗә түгел. 14 яшькә кадәрге малайлар турникта аерым ярышты, ә алар арасында җиңүче – Тоба авылыннан Ислам Мирдианов 35 мәртәбә күтәрелде!

Барысын да санап чыгу мөмкин түгел, шуңа күрә, иң зур бәйгегә – татарча көрәшкә күчик. Бар халыкның игътибарын җәлеп итеп, бәйрәмнең башыннан ахырына кадәр кызганнан-кыза барды ул. Көрәшне, гадәттәгечә, иң кечкенә малайлар башлады, аннан соң чират яшьләргә җитте. Ә инде зурлар арасында бил алышу, авыл Сабантуйларында сирәк күзәтелгәнчә, ике үлчәүдә – 85 килограммга кадәргеләр һәм аннан авырраклар арасында үткәрелде. Җиңел үлчәүдәге алты көрәшче ярышында Түбән Камадан Эрик Мәхмүтов җиңде. Ә “тяж”лар унау булып, алар арасында иң көчлесе – тамырлары шушы авылдан булган Түбән Кама егете Рамил Минабетдинов. Сабантуйның баш батыры исемен дә, икенче ел рәттән, Рамил яулады һәм зур тәкәне иңенә салып, көчле кул чабулар астында мәйданны әйләнде.

Түбән Уратма Сабантуеның тагын бер үзенчәлеге шунда: татарча көрәш батыры ачыклану белән бәйрәм әле бетми, иң ахырдан атлар чабышы була. Безнең көне буена алган матур тәэсирләр инде болай да җитәрлек иде, шуңа күрә, мәйдандагылар белән бергә авыл ипподромына бармыйча, бу кунакчыл авыл белән саубуллашып, шәһәргә кайту юлына кузгалдык. («Туган як»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования