Вернуться к обычному виду

Татарстанның 11 нче чыгарылыш сыйныф укучысы географиядән БДИ тапшыра алмаган, рус әдәбиятыннан – 39ы

 
Татарстанның 11 нче чыгарылыш сыйныф укучысы географиядән БДИ тапшыра алмаган, рус әдәбиятыннан – 39ы 10.06.2014

Татарстанның 11 нче чыгарылыш сыйныф укучысы географиядән БДИ тапшыра алмаган, рус әдәбиятыннан – 39ы

Татарстанның якынча 1,5 мең чыгарылыш сыйныф укучысы 26 нчы майда географиядән һәм рус әдәбиятыннан БДИ тапшырды. Башлангыч нәтиҗәләр буенча, Татарстан укучылары географиядән җыйган уртача балл 64,4 балл тәшкил итә, рус әдәбиятыннан - 52,8 балл.

Дүрт укучы географиядән 100 балл җыйган, ике укучы – рус әдәбиятыннан.

Чагыштыру өчен: былтыр бер укучы да географиядән БДИда шундый югары балл җыймады. Рус әдәбиятына килгәндә, 2013 нче елда 5 укучы 100 балл җыйды.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы порталында хәбәр итүләренчә, географиядән БДИ сайлаган 291 чыгарылыш сыйныф укучысының 11е балларның иң түбән баскычын уза алмаган (3,78 процент). Әдәбияттан имтиханны 992 укучы тапшырган, аның 39ы кирәкле күләмдә балл җыймаган (3,93 процент). Бу предметлар мәҗбүри түгел һәм аларны яңадан тапшыру рөхсәт ителми.

Быел мәктәп тәмамлаган укучыларның БДИ нәтиҗәләре белән рәсми рәвештә танышу үз мәктәпләрендә яки укыту сыйфатын мониторинглау республика үзәге сайтында мөмкин булса, нәтиҗәләрне исә кулга бирү графигы БДИ рәсми мәгълүмат порталында тәкъдим ителгән. ( «Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования