Вернуться к обычному виду

Илдар Халиков Түбән Камада Сабантуйда катнашты

 
Илдар Халиков Түбән Камада Сабантуйда катнашты 07.06.2014

Илдар Халиков Түбән Камада Сабантуйда катнашты

Бүген Тубән Камада Сабантуй узды. Сабан туе бәйрәмендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин, Түбән Кама муниципаль район башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Кунаклар Түбән Каманың шәһәр төзүче предприятиеләре, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, транспорт тармагы хезмәткәрләре, ТКХ мәйданчыкларын карадылар, “Осталар шәһәре” күргәзмәсендә булдылар.

Аннан соң, кунаклар сәхнәгә килделәр һәм бәйрәмне ачып җибәрделәр. Мәйданда “Сабантуй – 2014” бәйрәме флагы күтәрелде.

Илдар Халиков ТР Президенты, Дәүләт советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән Түбәнкамалыларны бәйрәм белән котлады. Беренче чиратта ул авыл хезмәткәрләренә хезмәттәге батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. Ул барысына да нык сәламәтлек, уңышлар һәм бәйрәмнән уңай тәэсирләр алуларын теләде.

Рәсми чыгышлардан соң, чәчү батырларын бүләкләү һәм дәүләт бүләкләрен тапшыру булды.
РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты “Бәхетле-Агро” ҖЧҖе агрономы Раил Афзаловка, “Нефтехимагропром” ҖЧҖнең баш агрономы Илсур Әюповка бирелде. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы гаилә фермасы башлыгы Марат Авзаловка тапшырылды.

Моннан тыш, Түбән Кама рәссамы Илдүс Мортазинга “ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе” исеме бирелде.

Бүләкләү тантанасыннан соң, мәйданда театральләштерелгән чыгышлар һәм бәйрәм ярышлары башланды.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования