Вернуться к обычному виду

Түбән Кама ГХАТ идарәсе каршында пар балдаклар чәчәк атты

 
Түбән Кама ГХАТ идарәсе каршында пар балдаклар чәчәк атты 05.06.2014

Түбән Кама ГХАТ идарәсе каршында пар балдаклар чәчәк атты

Түбән Кама муниципаль районы ГХАт идарәсе каршындагы чәчәкләр клумбасында алтынга тиң сап-сары ике пар балдак чәчәк атты. Гаиләнең ныклыгы символы буларак кабул ителә торган пар балдаклар “Горзеленхоз” предприятиесенең эшчеләре тарафыннан утыртылган. Тиз арада әлеге клумба яшьләр арасында популярлык казанып та өлгерде. Әлеге чәчәкләр фонында фотога төшү үзе үк матур бер гадәткә әйләнеп бара. ГХАТ идарәсенә никах теркәү тантанасына килгән яшь парлар гына түгел, кунакларда да әлеге клумбада пар балдак рәвешендә үсеп утыручы чәчәкләр зур кызыксыну уята. Җәй дәвамында биредә кияүгә чыгу, никахлашу турында әле байтак тәкъдим ясалачак дип ышанып калабыз.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования