Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы булып узды

 
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы булып узды 02.06.2014

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы булып узды

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә агымдагы елның 29 май көнендә тугыз гаиләгә Ана (гаилә) капиталына сертификат тапшыру тантанасы булып узды. Рәсәй Федерациясенең Түбән Камадагы Пенсия Фонды идарәсе белән берлектә оештырылган бәйрәм дөньяга икенче һәм өченче сабыйлары аваз салган Түбән Кама гаиләләре күңелләренә хуш килде. Сертификатны яшь әниләр кулына тапшырганда Түбән Камадагы Пенсия фонды идарәсенең җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Тәгъзимә Садыйкова аларны котлап, безнең хөкүмәт тарафыннан гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән күп кенә проектлар тормышка ашырылуын билгеләп үтте. Безнең шәһәрдә генә дә әлеге программа эшли башлаган дәвердән санаганда 11 800 дән артык сертификат тапшырылган. Тантаналы шартларда сертификатка ия булган гаиләләрнең күбесе аларга тиячәк акчаны торак шартларын яхшыртуга тотачагын белдерделәр. Әлеге чараның шулай зурлап, әти-әниләр, әби-бабайлар, туган-тумачалар катнашында узуы гаиләнең кыйммәтен тагын да артырырга, яшьләр арасында гаилә мөнәсәбәтләрен популярлаштырырга ярдәм итәчәге шиксез.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования