Вернуться к обычному виду

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре смартфоннар һәм планшетлар ярдәмендә саранча артыннан күзәтәчәк

 
26.05.2014

РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре смартфоннар һәм планшетлар ярдәмендә саранча артыннан күзәтәчәк

Берләшкән милләтләрнең азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO) Россиягә смартфон яки планшет ярдәмендә саранчаның үсеше турында мәгълүмат тапшырырга мөмкинлек бирә торган системаны кертә, диелә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.

Саранчаны мониторинглау өчен программа FAO программистлары тарафыннан эшләнгән. Фитомониторинг белгече урында ук аңа корткычларның үсеше турында мәгълүматны кертергә тиеш. Билгеле бер программа бу мәгълүматны урнаштырылган GPS-навигатор координаталары белән туры китереп, аны FAO серверына җибәрәчәк. Мониторинг буенча агымдагы вазгыять оешманың сайтында онлайн режимда күрсәтелеп барачак.

Алынган мәгълүматлар, Кавказ һәм Үзәк Азия өчен саранча буенча бердәм мәгълүмат базасын булдыру максатыннан, файдаланылачак.

2013 нче елда Россиядә саранчалар салган зыян 700 млн.сум булды, дип хәбәр итә 1prime.ru. ("Татар-информ")


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования