Вернуться к обычному виду

Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшыра

 
Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшыра 29.05.2014

Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучылары рус теленнән БДИ тапшыра

Бүген Татарстанның 19 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы, шул исәптән якынча 5,5 мең казанлы, рус теленнән мәҗбүри БДИ тапшыра.

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова сөйләгәнчә, БДИ тапшыру өчен, 101 имтихан уздыру пункты әзерләнгән. Анда федераль иҗтимагый күзәтүчеләр, шулай ук республиканың әти-әниләр җәмәгатьчелегенең якынча 150 вәкиле эшләячәк.

Исегезгә төшерик: икенче мәҗбүри БДИ – математикадан – 5 нче июньдә уза.

26 нчы майда Татарстанда 27 имтихан кабул итү пунктында география һәм рус әдәбияты буенча имтиханнар узды. Географиядән имтиханны республиканың 291 укучысы, рус әдәбиятыннан 992 укучы тапшырды.("Татар-информ")


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования