Вернуться к обычному виду

Аллергиядән качып буламы?

 
26.05.2014

Аллергиядән качып буламы?

Май ае дөнья күләмендә аллергиягә каршы көрәшү чоры. Табигать уянып, агачлар яфрак ярганда, тирә-юнь чәчәккә күмелгән бу көннәрдә аллергия өянәгеннән интегүчеләр бермә-бер арта.


Көнкүрешкә химия продукцияләре, табынга чиста табигый азык урынына консервант, буяу һәм тәм көчәйткеч матдәләр кушылган ризыклар көннән-көн күбрәк үтеп кергәнме, табиблар аллергияне XXI гасыр авыруы дип атый.



Аллергия бөтен дөнья өчен бер дәрәҗәдә актуаль. Баштарак төчкерүләр-тән кычытулар әллә ни зыянлы хәл кебек тоелмаса да, тын-сулыш юллары авыруы хроник төсмер алып, дәваланмаган очракта бронхиаль астмага кадәр җитәргә мөмкин. 70 процент очракта бу шулай була да.

Вәзгыять таләп иткәнчә, аллергияләрне дәвалаучы табиблар саны елдан-ел арттырыла. Май аенда Казанда Россиянең Иммунология һәм Аллергология институтлары “Клиник иммунология һәм аллергология” мәсьәләләренә багышланган халыкара форум үткәреп, бу өлкәгә караган авыруларны кисәтү һәм дәвалауның заманча алымнарын барлады. Татарстанда исә 70нче еллар азагында ук Казан эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү институты каршында йогышлы аллергик авырулар өчен СССРда беренче консультация-диагностика клиникасы ачылуы мәгълүм. Шул чордан безнең аллергологлар тарафыннан аллергик авырулар булдырмау методикасы эшләнә.

Аллергия чыганаклары күп төрле: хайваннарның йон-тиресе, үсемлек серкәләре, урам-өйдәге тузан һәм еш кына ашаган ризык та кайвакыт кеше организмына ярсыткыч тәэсир ясый. Ә ягулык калдыклары белән пычранган һаваны сулау, көндәлек тормыштагы борчу-стресслар аны тагын да көчәйтә. Республика медицина профилактикасы үзәге мәгълүматлары буенча, бүген Россиядә аллергия белән авыручылар саны 7 миллионга җитә һәм елдан-ел арту ягына бара: бу бигрәк тә балаларга кагыла. Татарстанда аллергик авырулардан бронхиаль астма (30-50 процент), ринит, конъюктивит, атопик һәм аллергик дерматит, кычыткан бизгәге, тимрәү аеруча киң таралган. Республикада ел саен халыкның 15 проценты сезонлы аллергиядән интегә.

Диңгез һавасы файдалы

Яз һәм җәй айларында һава үсемлек серкәләренә тула. Берәүләр моны сизмәскә-тоймаска мөмкин, киресенчә, хуш исләргә ләззәтләнсә, ә менә икенчеләрнең ул күзләрен дә ачырмый: организмы йогышлы авырулардан саклаучы иммунитет кайвакыт шулай чит-ят нәрсәгә каршы көрәшеп, кирәгеннән артыгын тырышып ташлый.

Язгы чорда зирек, чикләвек куагы, каен, тирәк, карама, тал, чаган серкә очырса, июнь керүгә - үләннәрнең чираты. Монда инде кыяклы ашлык, кычыткан, кузгалак, бака яфрагы, алабута, әрем кебек үләннәр чәчәк атарга тотына. Агачлардан бигрәк тә зирек, каен, тирәк һәм нарат серкәгә бай: 1 куб метр һавада һәркайсының серкә бөртекләре саны меңнән арта, өстәвенә, аларның бу сәләте көз җиткәнче саклана. Үсемлекләрне, яшелчәләрне һәм авыл хуҗалыгы культураларын зарарлаучы, шулай ук дымлы бүлмәләрне үз итүче күксе гөмбәчекләр дә спораларын май азагыннан алып, кара көзгә кадәр мулдан “сибә”. 1 куб метр һавада аларның споралары саны ике мең тирәсе исәпләнелә. Шуңа күрә күгәргән азык-төлекне саклаудан да мәгънә юк: күгәреп яткан апельсин гына да һавага 15 миллиард спора тарата.

Табигатьтәге аллергеннарга сизгер кешеләр өчен яз салкынчарак һәм җилле килгәндә уңайлы да бит, тик быелгы май һавасы җәйге челләгә тиң булды. Хәзерге вакытта тузганак йоннары тирә-юньне үсемлек серкәләренә батырса, бик тиздән аңа тирәк мамыклары ярдәмгә киләчәк. Июнь-июльдә кырдагы иген, ә инде бөтен җәй буена, һәм әле сентябрьдә дә, кычыткан, алабута белән әрем бу эштә тырышлык күрсәтәчәк.

Һавада үсемлек серкәләре арткан чорда, гадәттә, табиблар беренче чиратта һәркемгә үз аллергенын “таный" белергә, заманча дарулар кабул итәргә, һәм инде иң мөһиме - аллергеннан качу ягын кайгыртырга киңәш бирә. Әлбәттә, бу бәладән башка климатлы җиргә китеп котылырга була. Әйтик, диңгез буендагы һавада серкәләр тупланышы бик аз санала. Ә инде читкә китә алмаганнарга бакчада эшләмәскә, урамга иртә таңнан һәм эссе көнне чыкмаска, кирәк икән - медицина битлеген кияргә, урамнан кергәч киемне алыштырырга, душ керергә, көнгә берничә тапкыр борын- күзләрне юып, өйне көн саен юып-җыештырып, тәрәзәләрне ябып йоклыйсы гына кала. Үсемлек серкәләре аллергия уяткан кешеләргә шулай ук бал катгый тыела, чөнки аның 25 процентын нәкъ менә серкәләр тәшкил итә. Һәм, гомумән, бал кушылган продуктлар кулланудан баш тартырга кирәк, монда бизәнгечләр дә күздә тотыла.

Аллергия китереп чыгаруга сәбәп булган азык-төлекләр исемлеге медицинада инде күптәннән билгеле. Чыннан да азык-төлекне сайлый белеп кулланасың икән, күп кенә аллергеннардан котыласың дигән сүз. Кайвакыт хәйлә-хикмәт белән эш йөртү дә ризыкның аллергенлыгын киметергә ярдәм итә. Мәсәлән, бәрәңгене вак итеп турап, ярты көн салкын суда тотарга була, әлбәттә, ул суны алыштырып торырга кирәк. Ярмаларны да пешерер алдыннан бер-ике сәгать бүрттерергә куярга киңәш ителә. Ә итне пешергәндә бер тапкыр шулпасын түгеп алыштыралар. Җиләк-җимешне дә пешереп ашыйлар..

Сер түгел, кибет киштәләрендәге азык-төлеккә кушылган кайбер консервантлар (Е220-227, Е249-252, Е210-219), антиоксидантлар (Е321), буяулар (Е102, Е110, Е122, Е123, Е124, Е127, Е151) һәм тәм көчәйткечләр (В550-553) көчле аллергеннар рәтендә тора. Шуңа күрә капларда язылган составны игътибар белән укырга сорала.

Серкәнең дә була “игезәге”

Кызганычка, сезонлы аллергия чәчәкләр шиңү, өйдә бикләнеп яту белән генә туктамаска мөмкин, чөнки - алергеннарның да “игезәге” була. Теге яки бу үсемлек кешегә аллергия биргән очракта, аксымнары аныкына охшаган берәр нинди азык-төлектән дә шундый ук реакция барлыкка килә ала. Һәм, киресенчә, организмы теге яки бу ризыкны кире каккан кешегә үләннәрнең, шулай ук дару үләннәре төнәтмәләренең дә яртсыткыч һөҗүм ясавы ихтимал. Шуңа күрә мондый очракларны истән чыгармаска, аллергеннарның “игезәк сыңарларын” белеп, алардан ераграк торырга тырышырга кирәк. Ник дигәндә, һич көтмәгәндә төчкерү-борын тартуларга салкын тию түгел, ә аллергия сәбәпче булмасын.

Мәсәлән, каен серкәсенә аллергиядән интеккән кешегә шул ук зирек, алмагач һәм чикләвек агачы серкәсе нык тәэсир итә. Ә инде әгәр укроп яки шпинатка аллергия бар икән, димәк, амброзия үләне чәчәк атканда уяулык сакларга. Бу - дару үләннәреннән ясалган бизәнү әйберләренә һәм үлән чәйләренә дә кагыла. Мескен ромашка да, әрем яки башка чүп үләнен “кичерә” алмаган кешедә авыр аллергия реакциясен тудыра ала.

Бакча карап тотучылардан да игътибарлык сорала. Чүп үләннәренә аллергия булганда, бакчага петрушка белән көнбагыш чәчәргә кушмыйлар. Гомумән, сезонлы аллергиядән интегүче кешеләргә бакчаны чүп үләннәрен чиста тотарга кирәк. Күксе гөмбәләргә аллергия чыккан кешеләргә сыра һәм квас эчәргә киңәш ителми. ("intertat.ru")


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования