Вернуться к обычному виду

Түбән Камада химиклар династияләрен зурладылар

 
Түбән Камада химиклар династияләрен зурладылар 23.05.2014

Түбән Камада химиклар династияләрен зурладылар

Химикларның хезмәт династияләрен Химиклар көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә Дәүләт Советы председателе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Бәйрәм чаралары Түбән Кама Боз сараенда 23 майда булып узды. Әлеге чараларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов та катнашты. Бәйрәм вакытында котлауга һәм бүләкләргә Татарстанның төрле төбәгеннән химикларның 7 династиясе лаек булды. Аларның гомуми эш стажлары 120 елдан башлап 1800 елга кадәр җитә. Аларны котлап Фәрит Мөхәммәтшин: “Сез Татарстанның горурлыгы. Нәкъ сезнекедәй династияләрдә гаилә традицияләре аеруча көчле була,”- дип белдерде. “Нефтехимик” Боз сараендагы бәйрәм чаралары Рәсәй эстрадасы йолдызы Александр Буйнов концерты белән тәмамданды. Ә кичке сәгать унда Түбән Кама күген бәйрәм салюты бизәде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования