Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә мәктәп укучылары арасында еллык “Гаилә белеме” курсына йомгак ясалды.

 
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә мәктәп укучылары арасында еллык “Гаилә белеме” курсына йомгак ясалды. 23.05.2014

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә мәктәп укучылары арасында еллык “Гаилә белеме” курсына йомгак ясалды.

Агымдагы елның 20 маенда Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә “Бүгенге көн гаиләсенә минем карашым” дигән темага муниципаль брейн-ринг уены булып узды. Уенга 2013-2014 нче уку елы дәвамында “Гаилә белеме” электив курсын үзләштергән унынчы сыйныф укучылары чакырулы иде. Уен барышында шәһәребезнең 9, 11, 22, 27 мәктәп укучылары һәм кадет интернат мәктәбендә белем алучы егетләр гаилә белеменә кагылышлы күп кенә теоретик сорауларга җавап биреп, гаиләнең социаль институт буларак мөһимлеген исбат итеп кенә калмыйча, “Семьеведение всем” дигән темага реклама проекты ясап, аны яклап чыктылар. Киләчәк буын әти-әниләре булачак яшьләребез, гаиләнең нигезен мәхәббәт, бер-береңә хөрмәт, тигезлек тәшкил итәргә тиешлеген аңлап, үз гаиләләрен дә әлеге гомумкешелек кыйммәтләренә таянып төзиячәкләрен белгерттеләр. Нәтиҗәдә “Интеллект һәм энтузиазм” номинациясендә 9 нчы, ә “Иҗат һәм бердәмлек” номинациясендә 11 мәктәп командалары җиңүче булып табылды. Компетентлы жюри билгеләве буенча, өченче урынны кадет интернат мәктәбе командасы, икенче урынны 22 мәктәп укучылары яулады. Гаилә белеме курсын тулысынча үзләштереп, алдагы тормышлары өчен кирәкле мәгълүмат туплап, кешелек киләчәген бәхетле гаиләдән башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел дигән принципиаль позициядә торучы, гаиләнең социаль институт буларак алыштыргысыз бер күренеш икәнен исбат иткән 27 мәктәп командасы брейн-ринг уенының җиңүчеләре дип табылды.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования