Вернуться к обычному виду

Татарстан синоптиклары 30 градус җылы вәгъдә итә

 
Татарстан синоптиклары 30 градус җылы вәгъдә итә 22.05.2014

Татарстан синоптиклары 30 градус җылы вәгъдә итә

Якындагы көннәрдә Татарстанда эссе һәм коры һава шартлары урнашачак. Бүген, 22 майда, республикада аяз, явым-төшем көтелми.

Төнлә иң түбән температура 8-13 градус тәшкил итә, көнбатышта – 16 градуска кадәр. Көндез 25-30 градуска кадәр җылы булачак.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, 23 май төнендә аяз һава, явым-төшем көтелми. Төнлә иң түбән температура 12-17 градус җылы тәшкил итә.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования