Вернуться к обычному виду

20-нче майда Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт ала

 
20-нче майда Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт ала 20.05.2014

20-нче майда Татарстанда “Наркотикларсыз тормыш” акциясе старт ала

20-нче майда республикада “Наркотикларсыз тормыш” антинаркотик айлыгы старт ала.

Акция кысаларында яшьләр чаралары, җәмәгать урыннарында социаль рекламалар урнаштыру, радио һәм телевидениедә махсус программалар чыгару, шулай ук басма һәм электрон ММЧ-да әлеге проблеманы яктырту планлаштырыла.

Халык сәламәтлегенә наркотиклар әйләнеше куркыныч янавын дәвам иткәнгә, “Наркотикларсыз тормыш” акциясен үткәрү карары кабул ителгән.

Акциянең нәтиҗәләре 26-нчы июньдә - Халыкара наркотикларга каршы көрәш көнендә игълан ителә.

Әгәр сезгә законсыз рәвештә наркотиклар сату турындагы мәгълүмат билгеле булса, (843) 273-43-45 яисә номерларына шалтыратуыгыз сорала. Шалтырату – аноним.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования