Вернуться к обычному виду

Киләчәктә дә бергә булыйк

 
Киләчәктә дә бергә булыйк 18.05.2014

Киләчәктә дә бергә булыйк

Республика Дәүләт советы карары белән кертелгән Татарстан матбугаты көне 1999 елдан бирле билгеләп үтелә. Ни өчен 19 майда дисәгез, ул 1905 елда илебездә беренче татар газетасы булган “Нур”ның чыга башлавына бәйле.

Икенче гасырын ваклаган татар матбугатының әле яшь “бала”ларының берсе булса да, “Туган як” – алдынгылар сафында. Республикакүләм иҗади конкурсларда безнең редакция журналистлар өчен иң дәрәҗәле бүләк булган биш “Бәллүр каләм”гә, бик күп Дипломнарга һәм әле узган айда гына Татарстан Диния нәзарәтенең “Яшел каләм”енә дә лаек булды. Әмма “Туган як” коллективы өчен иң зур бүләк алар түгел, ә газета укучыларыбыз биргән бәя. Районда һәм шәһәрдә яшәүчеләр иң күп языла торган, димәк, халык иң яраткан газета үз укучыларының – өлкәннәрнең һәм яшьләрнең киңәшчесе, сердәше, фикердәше була алган икән, димәк, без дөрес юлда, дип уйлыйбыз.

Кызганыч, әмма барысы да редакциянең үзеннән генә тормый шул, “өстән” боерып кертелгән үзгәрешләргә, теләмәсәк тә, буйсынырга мәҗбүр булабыз.Соңгы елларда барлыкка килгән күп кенә “киртә”ләр болай да җиңел булмаган эшебезне тагын да катлауландырды. Башкасы гына җитмәгән иде, почта газетага язылу бәясен дә шактый арттырып куйды...

Ә шулай да, тормыш дәвам итә, кыенлыкларны җиңеп, алга барырга кирәк. Төшенкелеккә бирелмик, яхшыга өмет белән яшик, кадерле укучыларыбыз. Барыгызны да – шәһәр һәм авыл кешеләрен, шул исәптән, штаттан тыш хәбәрчеләребезне һәм редакциянең лаеклы ялдагы ветераннарын – Татарстан матбугаты көне уңаеннан котлыйбыз, сәламәтлек, уңышлар, бәхет телибез! («Туган як»)

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования