Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә гаилә көненә багышланган бәйрәм булып узды.

 
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә гаилә көненә багышланган бәйрәм булып узды. 16.05.2014

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә гаилә көненә багышланган бәйрәм булып узды.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә Бөтендөнья гаилә көненә багышланган бәйрәм булып узды. “«Мы едины любовью и верой, мы едины семьей и трудом» ” дип исемләнгән әлеге тантанага шәһәребезнең абруйлы династияләре чакырулы иде. Араларында озак еллар буе медицина өлкәсендә хезмәт куючы Спиридоновлар, мәдәният хезмәткәрләре, татар халкының мәдәниятен үстерүгә күп көч куючы, Татарстанда гына түгел, ә Рәсәй күләмендә дан казанган гаилә ансамблен оештыручы Гайнемөхәмәтовлар гаиләсе һәм уртак гомуми педагогик стажлары 251 елга тулган Атряскиннар династияләре бар иде. Кичәгә кунак булып килгән династияләрнең әгъзалары тарихларын исләренә төшереп,бергәләшеп җырлап, тормышларында булган кызыклы хәлләрне барлап, бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашып үткәрде әлеге кичәне. Түбән Кама ГХАТ идарәсе исеменнән гаиләләрнең барсына да, никахлашу вакытларына карап, кемгә коралл, кемгә сапфир, кемгә рубин һәм зөбәрҗәт туйларына чакырулар тапшырылды. Залыбыз түренә урнаштырылган алмагачтан яшәү һәм бөтенлек, мәхәббәт һәм мәңгелек яшьлек символы булып торган алмалар алып, теләкләр теләп, ГХАТ идарәсенә тагын кунакка килергә теләк белдереп династияләр өйләренә таралашты.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования