Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яшь түбән камалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды

 
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яшь түбән камалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды 08.05.2014

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яшь түбән камалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә агымдагы елның 6 маенда яшь түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык хисе белән сугарылган әлеге тантана Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе һәм Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсе белән берлектә оештырылды. Яшүсмерләргә аларның төп документлары булган паспортларын тапшырганда Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсенең беренче бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шаһпазова аларны котлап, Рәсәй гражданы булуның мөһимлеген ассызыклады, паспортлар тапшыру тантанасының Бөек Җиңү көне алдыннан үткәрелүе үзе үк символик мәгънәгә ия икәнлегенә аерым басым ясап, егет һәм кызларны яу кырында безнең тынычлыгыбыз өчен баш салган ата-бабаларыбызны хәтеребездән чыгармаска өндәде.

Паспортның барлыкка килүенә бәйле тарихи фактлар, кызыклы гына викторина сораулары, бәйрәмгә чакырылган әти-әниләрнең җылы тәбрикләү сүзләре – болар барысы да ямь өстенә ямь өстәп, тантананы тагын да бизәде, балаларда туган илгә карата патриотик хисләр уятты.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования