Вернуться к обычному виду

“Георгий тасмасы” акциясенә Түбән Кама ГХАТ идарәсе дә кушылды

 
“Георгий тасмасы” акциясенә Түбән Кама ГХАТ идарәсе дә кушылды 07.05.2014

“Георгий тасмасы” акциясенә Түбән Кама ГХАТ идарәсе дә кушылды

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе Бөек Җиңү көне 9 май уңаеннан Рәсәй Федерациясендә үтә торган “Георгий тасмасы” акциясенә кушылды. Хәтер һәм хәрби дан символы булып торган әлеге патриотик тасма ГХАТ идарәсенә никахлашырга гариза тапшырырга килгән яшь парларга бирелә. Егет һәм кызларның барысы да белгечләр кулыннан әлеге тасманы зур саклык һәм ихтирам белән кабул итеп ала.

“Георгий тасмасы” акциясе беренче мәртәбә Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан 2005 нче елда уздырыла. Һәм озак та үтми XX гасырның иң канкойгыч, куркыныч сугышта катнашкан ветераннарга, җиңү яулаган солдатларга хөрмәт йөзеннән әлеге акциягә бөтен Рәсәй һәм байтак кына санда чит илләр дә кушыла. Түбән Камада әлеге патриотик чарага старт апрель аеның соңгы көннәрендә «ForWard» яшь волонтерлар тарафыннан бирелде.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования