Вернуться к обычному виду

«Намаз вакытлары» Android һәм OIS платформасында

 
«Намаз вакытлары» Android һәм OIS платформасында 06.05.2014

«Намаз вакытлары» Android һәм OIS платформасында

Программада шулай ук намаз хакында язма, кыйбланы күрсәтүче компас, намаз вакытын искәртүче будильник урнаштырылган

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хузур" нәшрият йорты смартфоннар өчен Россиядә беренче татар телендәге "Намаз вакытлары" программасын гамәлгә кертте. Android һәм OIS платформалары өчен махсус эшләнгән "Намаз вакытлары" татар телендә Татарстанның барлык районнары өчен көйләнгән.
Хәзер теләгән һәркем әлеге кушымтаны үзенең смартфонына йөкләп, ТР МДН Голәмәләр шурасы КФУның астрономия кафедрасы белән берлектә әзерләгән намаз вакытлары белән оффлайнда таныша ала.
Программада шулай ук намаз хакында язма, кыйбланы күрсәтүче компас, намаз вакытын искәртүче будильник урнаштырылган. Намаз вакытына күпме вакыт калганын да күрсәтә. Бу хакта ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. ( «Татар информ»)

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования