Вернуться к обычному виду

Түбән Камада яшәүче Мария Федорованы “Ата-ана даны” медале белән бүләкләделәр

 
06.05.2014

Түбән Камада яшәүче Мария Федорованы “Ата-ана даны” медале белән бүләкләделәр

Татарстан Республикасының премьер-министры Илдар Халиков Түбән Камада яшәүче Мария Федорованы “Ата-ана даны” медале белән бүләкләде. Мария Николаевна тормыш иптәше Петр Ермолаевич белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Озын озак еллар буе Мария ханым 88 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Ул үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Сабыйлар күңелләренә Мария Николаевна салган рәхим-шәфкать, миһербан орлыклары шытып чыгып үз җимешләрен мул итеп бирә. Үз балаларын да Федоровлар яратып, башкаларга хөрмәт-ихтирам күрсәтә алырлык, хезмәт сөючән итеп тәрбияләгәннәр.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования