Вернуться к обычному виду

Түбән Камада сугыш ветераннарының фатирларын ремонтлыйлар

 
Түбән Камада сугыш ветераннарының фатирларын ремонтлыйлар 05.05.2014

Түбән Камада сугыш ветераннарының фатирларын ремонтлыйлар

Бөек Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан Түбән Камада 36 сугыш ветераны гаиләсенең фатирларын ремонтлыйлар. Фатирларның яртысына якынын муниципалитет көче белән төзекләндерү күздә тотыла.

Торак мәйданы тәртипкә китерелгән бәхетлеләрнең берсе – Мингали Кашапов. 90 яшьлек ветеран ялгызы гомер кичерә, өстәвенә инвалид та. Аның фатирында тәрәзәләр, ишекләр, сантехниканы алыштырдылар, косметик ремонт ясадылар.

Мингали Кашапов сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары һәм урман хуҗалыгы өлкәсендәге фидакарь эшчәнлеге өчен күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек була. Ветеран 30 елга якын эшләгән урман хуҗалыгы бүгенге көндә ябык. Шунлыктан аның фатирында ремонт эшләре Түбән Кама хакимияте һәм идарәче компанияләр көче белән башкарылды.

Ветеранны торагының «яңа күлмәк киюе» генә түгел, үзенә карата күрсәтелгән игътибар да куандыра. Бәйрәм алдыннан бу күңелгә аеруча рәхәтлек бирә, ди фронтовик. ("интертат.ру")

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования