Вернуться к обычному виду

Шәһәркүләм “Татар егете” бәйгесенең финалы турында мәгълүмат

 
Шәһәркүләм “Татар егете”  бәйгесенең финалы турында мәгълүмат 30.04.2014

Шәһәркүләм “Татар егете” бәйгесенең финалы турында мәгълүмат

29нчы апрель көнне 15:00 сәгатьтә Т.Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры сәхнәсендә “Татар егете-2014” шәһәркүләм бәйгесенең финалы уздырылды. Конкурс Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү максаты белән төзелгән Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. 

Бәйгедә шәһәребезнең мәктәп һәм уку йортлары укучылары һәм сәнәгать оешмаларында эшләүче яшь егетләр катнашты, барлыгы 8 егет:

1. Вәлиев Илдар Мәхмүт улы “Нижнекамскнефтехим” ачык акционерлык җәмгыятенең инженер - технологы 
2. Сафин Риназ Рәфис улы – Түбән Кама нефть-химия һәм нефть эшкәртү техникумы укучысы
3. Вәлиев Алмаз Илсур улы – аерым предметларны тирәнтен өйрәнүле 31нче мәктәп укучысы. 
4. Әхмәтшин Алмаз Рәис улы – 14нче лицей укучысы.
5. Мөхәммәтҗанов Рөстәм Раббани улы - Түбән Кама нефтьхимия көллияте укучысы
6. Гайнетдинов Ринас Рәис улы - гомуми урта белем бирә торган 19нчы мәктәп укучысы. 
7. Хафизов Илнар Илфат улы – гомуми урта белем бирә торган 29нчы мәктәп укучысы.
8. Зиновьев Данил Андрей улы – Бакый Урманчы исемендәге икенче гимназия укучысы.

Финалда егетләр үзләре белән таныштырып үтеп, “Сәләт” бәйгесендә җыр, бию, музыка коралларында уйнау белән жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны таң калдырдылар. Соңгы этап – театраль бәйге барышында егетләр күренекле татар драматурглары иҗат иткән драма һәм комедия геройлары образларын гәүдәләндерделәр.

Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
1 урын һәм “Татар егете” титулын алучы – Мөхәммәтҗанов Рөстәм – тамашачыны һәм жюри әгъзаларын үзенең саф татарча сөйләшүе, җырлау сәләте һәм сәхнә әсәрен куйган вакытта күрсәткән артистизм белән таң калдырды.
2 урын – Зиновьев Данил – искиткеч матур биюе һәм нәфис сүз остасы булуы белән йөрәккә үтеп керде.
3 урын – Вәлиев Илдар – флейта һәм курайда уйнау осталыгы белән жюри әгъзаларын һәм тамашачыларның күңелен яулады.

“Милли җанлы егет” номинациясендә җиңүче итеп Әхмәтшин Алмаз табылды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования