Вернуться к обычному виду

Кама Аланында ел саен уза торган вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узган

 
04.05.2014

Кама Аланында ел саен уза торган вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе узган

Шушы көннәрдә Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Кама Аланы бүлеге Түбән Кама районы мәктәпара уку комбинаты белән берлектә ел саен үткәрелә торган вакантлы эш һәм уку урыннары ярминкәсе уздырганнар. Биредә 8-11 нче сыйныфта белем алучы 246 укучы катнашкан. Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Чистайда урнашкан уку йортлары, шулай ук "Кама Аланы индустриаль паркы" ИК ҖЧҖ, "КамДетальПроект" ҖЧҖ кебек предприятие вәкилләре аларга вакантлы урыннар тәкъдим иткәннәр. Уку йортлары үзләре, укуны җиңеләйтә торган иннвацион технологияләр турында видеороликлар күрсәткәннәр. Студентлар исә концерт номерлары белән чыгыш ясаганнар.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования