Вернуться к обычному виду

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

 
03.05.2014

Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

6 нчы майда Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыралар. Әлеге чарада Түбән Кама хәрби комиссариаты һәм "Росгосстрах" ҖЧҖ вәкилләре катнаша.

Эш бирүчеләр тарафыннан автомобиль йөртүче, табиб, инструктор, отряд командиры, лаборант, шәфкать туташы, провизор, укчы, фельдшер, иминият агенты һ.б. эш урыннары буенча вакансияләр тәкъдим ителәчәк. 

Чара Түбән Кама шәһәре, Бызов урамы, 20а йорт, 222 нче кабинетта уздырыла.

Башлану вакыты: сәгать 10.00.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования