Вернуться к обычному виду

Түбән Кама муниципаль районында булачак әниләр белән очрашу узды

 
Түбән Кама муниципаль районында булачак әниләр белән очрашу узды 01.05.2014

Түбән Кама муниципаль районында булачак әниләр белән очрашу узды

Агымдагы елның 28 апрель көнендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идәрәсе белгечләре консультация һәм диагностика бүлеге “Хатын-казлар консультациясе”ндә булачак әниләр белән очрашу уздырды. Хатын кызлар консультация базасында эшләп килгән Санатал клубында узган әлеге очрашу вакытында, булачак әниләргә яңа туган сабыйларны теркәү турында мәгълүматлар бирелде.

Булачак әниләр бүгенге көндә туган баларга нинди исемнәр кушалар һәм аларның кайсылары сирәк, кайсылары еш кушылуы турындагы әңгәмәдә бик тә кызыксынып катнаштылар. ГХАТ белгечләре булачак әти-әниләрне нәниләренә исем сайлаганда бик тә җаваплы булуларын үтенделәр һәм аларны гаилә бәйрәменә - балага исем кушу йоласына чакырдылар.

Әлеге очрашу инде матур традициягә әйләнгәнлектән, Санатал клубына йоргән булачак яшь әниләр ГХАТ идәрәсе белгечләренэ бирәчәк сорауларын алдан әзерләп куеп, очрашуны зарыгып көтеп алалар.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования