Вернуться к обычному виду

Мин татарча сөйләшәм

 
Мин татарча сөйләшәм 30.04.2014

Мин татарча сөйләшәм

26 апрельдә Казанның Бауман урамында "Мин татарча сөйләшәм!” чарасына йомгак ясалды. Әлеге акциядә Түбән Кама шәһәренең 13 нче гимназия-интернат төркеме зур теләк белән катнашты. Алар ел әйләнәсендә төбәгебездә төрле чаралар үткәрде: “Татар-дозор” уены, татарча кинофестиваль, ток-шоу, татарча караоке һ.б. Вконтакте социаль челтәрендә үзләренең “Мин татарча яшим” төркемен булдырып, уздырылган чаралар турында кызыклы мәгълүмат бирүчеләр дә – алар.

Түбән Кама шәһәрендә “Мин татарча сөйләшәм” акциясенең уңышлы оештырылганы өчен, 13 нче гимназия-интернат коллективы II урынга лаек булды. 21 нче апрельдә узган “Татар-дозор” уены нәтиҗәләре буенча I урынны яулады. 26 нчы апрельдә 13 нче гимназия-интернат укучылары “Мин татарча сөйләшәм” гала-концертына чакырылды, уен иганәчесе “Би-лайн” кәрәзле элемтә ширкәте тарафыннан смартфоннар белән бүләкләнде.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования