Вернуться к обычному виду

Түбән Камада балалар музыка мәктәпләренең отчет концертлары узды

 
Түбән Камада балалар музыка мәктәпләренең отчет концертлары узды 29.04.2014

Түбән Камада балалар музыка мәктәпләренең отчет концертлары узды

Салих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесының концертлар залында балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләренең Мәдәният елына багышланган отчет концертлары булып узды. Концертта төрле региональ, республикакүләм,халыкара бәйге-фестиваль лауреатлары булган 150 дә артык укучы катнашты. Концерт программасына төрле жанрда: чит ил, рус, татар халык, совет композиторлары әсәрләре кертелде. Тыңлаучылар төрле инструменталь әсәрләрне аерым һәм ансамбль белән берлектә башкаруда тыңлап хозурландылар. Вокал-хор коллективлары да бик яхшы чыгыш ясадылар. Мәктәпләрнең ел саен уздырылучы отчет концертлары актив иҗади эшчәнлекләренең нәтиҗәсе буларак, өстәмә белем бирү учреждениеләренең эстетик тәрбия бирү юнәлешендәге эшчәнлегенә дәлил булып тора.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования