Шагыйребез туган көненә бер адым
24.04.2014
Шагыйребез туган көненә бер адым
Бүген, 24 апрель көнне, татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай һәйкәле янындагы территорияне Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханә алдында эшләүче «Берегиня» клубы әгъзалары җыештырыга чыктылар. Бу чараның башлап җибәрүчесе, менә инде икенче ел рәттән, «Берегиня» клубы җитәкчесе Рәхимова Земфира Кәлимулла кызы булып тора.
Әлеге күркәм чара - туган шәһәргә карата хөрмәт, ярату хисләренең һәм Г.Тукай истәлегенә багышланган ихтирам билгесенең якты үрнәге.
Back to the list
|