Вернуться к обычному виду

“Бәллүр ябалак” яшь һәм талантлы язучыларны эзли

 
24.04.2014

“Бәллүр ябалак” яшь һәм талантлы язучыларны эзли

Татарстанда беренче мөстәкыйль “Глаголица” Республика балалар әдәби премиясе старт алды. Премияне “Счастливые истории” балаларга ярдәм итүче хәйрия фонды оештыра. Шулай ук оештыручылар исемлегендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Рус географик җәмгыяте дә бар.

Әлеге чара – беренче иҗтимагый-әдәби проект. Анда 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр үсмерләр катнаша ала. Балалар чәчмә әсәрләр, шигырьләр, рус телендә эссе, татар телендә чәчмә әсәрләр, француз, инглиз, алман телләреннән авторлык тәрҗемәләре номинацияләрендә көч сынаша.

Премиянең жюри составында Рафис Корбан, Михаил Яснов, Сергей Махотин, Виктор Лунин, Тамара Крюкова, Анна Русс кебек Татарстанда һәм Россиядә яхшы таныш булган талантлы әдипләр бар.

Җиңүчеләргә планшет, кече китапханә, танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу, мастер-классларда катнашу сертификатлары һәм премиянең символы булган “Глаголица” бәллүр ябалак тапшырылачак. Шулай ук җиңүчеләрнең әсәрләрен альманахта бастыру мөмкинлеге дә каралган.

Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, конкурска эшләр быелның 14 сентябренә кадәр кабул ителә. Проект турында тулырак мәгълүматны “Счастливые истории” хәйрия фонды сайтыннан алырга мөмкин.

Премияләрне тантаналы рәвештә тапшыру тантанасы 2014 елның 15-нче ноябрендә булачак.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования