Вернуться к обычному виду

Татарстанда һава температурасының төшүе көтелә

 
23.04.2014

Татарстанда һава температурасының төшүе көтелә

23-27 апрель көннәрендә Татарстанда һава температурасының төшүе көтелә. Бу төньяк циклоны йогынтысына бәйле, дип хәбәр итә Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Салкын фронт республикага 23 апрель көнне кичкә таба якынаячак. Төньяк районнарда яңгыр явачак, урын белән яшен булуы ихтимал. 24-25 апрель көннәрендә салкын һава сакланачак. Вакытлыча яңгыр, юеш кар явачак, кайбер районнарда бераз буран булуы ихтимал. Җил – төньяк-көнбатыштан, секундына 18 метр тизлек белән исәчәк. 24 апрельдә – 2 градуска кадәр җылы, 25 нче апрельдә көндез 3-8 градус җылы булуы көтелә. 27 апрельдә температура күтәрелә башлый, көндез 8-13 градус җылы булачак, дип фаразлый синоптиклар.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования