Вернуться к обычному виду

Иртәгә Түбән Камада уздырылачак ярминкәдә 40-45 мең хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары тәкъдим ителәчәк

 
21.04.2014

Иртәгә Түбән Камада уздырылачак ярминкәдә 40-45 мең хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары тәкъдим ителәчәк

22 нче апрельдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре эш урыннары булмаган гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырыла.

Әлеге чарада "Телетрейд-Урал" оешмасы вәкилләре катнашачак. Бу предприятие икътисад сораулары буенча консультант (хезмәт хакы - 20-25 мең сум), СALL үзәк операторы (15-18 мең), җитәкче урынбасары (хезмәт хакы 40-45 мең сум) кебек эш урыннарына вакансияләр тәкъдим итә.

Чарага килүчеләр шулай ук әлеге оешманың кадрлар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре белән аралаша, вакансияләр, эш графигы, характеры турында тулы мәгълүмат ала алалар.

Ярминкә сәгать 10.00 да башлана.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования