Вернуться к обычному виду

“Татар егете-2014” региональ бәйгесенең финалы турында мәгълүмат

 
“Татар егете-2014” региональ бәйгесенең финалы турында мәгълүмат 18.04.2014

“Татар егете-2014” региональ бәйгесенең финалы турында мәгълүмат

15нче апрель көнне Яр Чаллы шәһәренең “Шатлык” яшьләр үзәгендә “Татар егете-2014” региональ бәйгесенең финалы уздырылды. Конкурс Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү максаты белән төзелгән Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Бәйгедә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Минзәлә шәһәрләреннән, Сарман һәм Тукай районнарыннан барлыгы 12 егет катнашты.

Финалда егетләр үзләре белән таныштырып үтеп, “Мин – туган җиремнең ватанпәрваре” бәйгесендә көч сынаштылар һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен һәм һәйкәлләрен белүгә нигезләнгән “Интеллектуаль бәйге” сорауларына җавап табарга тырыштылар. Соңгы этап – “Сәләт” бәйгесендә егетләр җыр, бию, нәфис сүз, музыка коралларында уйнау белән жюри әгъзаларын һәм тамашачыларны таң калдырдылар.

Түбән Кама шәһәреннән Зиновьев Данил һәм Нефть-химия көллиятендә укучы – Мөхәммәтҗанов Рөстәм уңышлы чыгыш ясадылар. Нәтиҗәләр буенча Яр Чаллы егете “Татар егете-2014” исемен алды һәм 4 егет төрле номинацияләрдә җиңүче итеп табылды. Шулар арасында Түбән Кама данын яклаган Бакый Урманчы исемендәге икенче гимназиянең 10 “б” сыйныфы укучысы – Зиновьев Данил. Ул “Намуслы егет” номинациясенә лаек булды. Данил тамашачы һәм жюри әгъзаларының мәхәббәтен бию сәләте һәм нәфис сүз остасы булуы белән яулады.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования