Вернуться к обычному виду

Шәмсия Җиһангирова белән очрашу

 
18.04.2014

Шәмсия Җиһангирова белән очрашу

16 апрель көнне 19 нчы мәктәптә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе әдәби-драматик тапшыруларының өлкән мөхәррире Шәмсия Гатуф кызы Җиһангирова белән очрашу булды.

Мәктәп укучылары Шәмсия Җиһангированың шигырльләрен укыдылар, аның сүзләренә язган җырлар яңгырады. Шагыйрә үз әсәрләрен сөйләп кенә калмады, ә тамашачыларны моңлы җырлары белән дә сокландырды. Аның укучылар һәм кунаклар тарафыннан бирелгән сорауларга җаваплары телебезнең, халкыбызның язмышы турында уйланырга тагын бер көчле этәргеч булды.


Кичәне оештыруга “Илһам” студиясе артистлары, 1 нче гимназиянең “Тамчылар” бию ансамбле, 23 нче агросәнәгать көллияте хезмәткәрләре дә зур өлеш кертте.

Шәмсия Җиһангирова белән очрашу залдагы һәрбер тамашачының күңелендә җылы хис калдырды.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования