Вернуться к обычному виду

Россия юллары куркынычсызлыгы рейтингында Татарстан - 15 нче урында

 
18.04.2014

Россия юллары куркынычсызлыгы рейтингында Татарстан - 15 нче урында

“Россия юллары куркынысызлыгы өчен” төбәкара үзәге 2014 нче елның гыйнвар-мартына Россия юллары куркынычсызлыгы рейтингын тәкъдим итә.

Канәгатьләнерлек юл иминлеге булган төбәкләргә Мәскәү, Төмән, Курск, Белгород, Тверь, Новосибирск, Калининград, Саратов һәм Иваново өлкәләре, Хабаровск крае һәм Санкт-Петербург кергән.

Новосибирск өлкәсе лидерлыкны Мәскәүгә биргән һәм рейтингның “өч лидеры” арасыннан төшеп калган.

Тиешле дәрәҗәдә имин булмаган зоналарга Приморье, Татарстан, Краснодар һәм Әстерхан крайлары, Томск һәм Ярославль өлкәләре кергән, анда ел башыннан, юллар начар хәлдә булу сәбәпле, һәлакәтләрнең саны 32 процентка арткан. Юл-транспорт һәлакәтләре саны, төбәкнең халкы, зыян күрүчеләр һәм һәлак булучыларның саны, юлларның озынлыгы исәбеннән, Татарстан Республикасы РФнең 45 субъекты арасында 15 нче позицияне алып тора.

Таблицаның иң аскы рәтләрендә - юллардагы һәлакәтләрнең саны иң күп булган төбәкләр. Рейтингны Ленинград өлкәсе төгәлли, анда ел башыннан һәлакәтләрнең саны, үткән ел күрсәткече белән чагыштырганда, 10 процентка арткан. Шулай ук монда Ставрополье һәм Красноярск крае, Ростов өлкәсе керә. («Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования