Вернуться к обычному виду

Олы көндә келәү итәргә- Олы Аты чиркәвенә һ.б.

 
18.04.2014

Олы көндә келәү итәргә- Олы Аты чиркәвенә һ.б.

Келәү итү өчен Олы Аты авылычиркәвенә барырга җыенучы керәшеннәр өчен 19 апрельдә кичке сәгать 8дә шәһәр автовокзалыннан автобус китә, ә икенче көнне, ягъни 20 апрельдә иртәнге сәгать. 4 тә халыкны ул шәһәргә алып кайтачак.

Пасха алды кичендә 22.00-23.30 сәгатьтә автовокзалдан Зур Афанас чиркәвенә кадәр автобус йөриячәк һәм икенче көнне автобус төнге 2 дән иртәнге 4 кә кадәр бу чиркәүдән чыгучы халыкны шәһәр буенча таратачак.

Красный ключ поселогындагы чиркәүгә җыенучы кешеләр өчен, 2 нче маршрут трамвае 19 апрельдә кичке 10 нан төнге 12гә кадәр йәриячәк, ә 20 апрельдә Красный Ключтан халыкны иртәнге 3тә ташый башлаячак.

Мурадьян урамындагы шәһәр чиркәвенә баручыларны автобус автовокзалдан 19 апрелҗдә 22.30- 23.30 сәгатьтә ташыячак, ә чиркәудән чыгучыларны 20 апрельдә төнге 3 тән иртәнге 4.30 сәгатькә кадәр, тукталышларда калдыра-калдыра, автовокзалга кадәр алып кайтачак.

Дин тотучы керәшеннәрнең үлгәннәрне искә алып, зиратка бара торган “пуминка” сы быел 29 апрельгә туры килә. Ул көнне иртәнге 7дән көндезге сәгать 4кә кадәр Түбән Кама автовокзаллыннан шәһәр зиратына махсус автобус йөриячәк. 29 апрельдә иртәнге сәгать 8дә Зур Афанас чиркәвеннән шәһәр зиратына да бер рейс автобус китәчәк. ( “Туган як”)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования