Вернуться к обычному виду

18 апрельдә барлык Республика буенча ашыгыч хәбәр итү системалары тикшерүләре узачак

 
18 апрельдә барлык Республика буенча ашыгыч хәбәр итү системалары тикшерүләре узачак 17.04.2014

18 апрельдә барлык Республика буенча ашыгыч хәбәр итү системалары тикшерүләре узачак

18 апрельдә Республиканың барлык муниципаль оешмаларында хәбәр итү системалары эшен тикшерүләр узачак. “КСЭОН”, “РАСЦО” һәм Cell Broadcast системалары буенча уку сиреналарын, сигналларын, хәбәрләрен сәгать 10нан 12 кадәр ишетергә мөмкин булачак. Паникага бирелергә кирәкми, махсус кисәтү сигналын ишетү белән радио, телевизорларыгызны кабызыгыз. Махсус уңайлыклар тоташтырган “Мегафон” операторы номерларына СМС-хәбәр җибәреләчәк.

Тикшерүләрнең максаты – халыкны гадәттән тыш хәл чыгу очрагына тиешле чараларга өйрәтү. Һәр гражданин саклану кагыйдәләрен мәҗбүри беләргә тиеш. Сиренадан соң һәлакәт турындагы мәгълүматны игътибар белән тыңларга, күршеләрне, якыннарны кисәтергә. Диспетчер күрсәтмәләрен үтәргә. Паникага бирелмәскә, оператив, уйлап эш итү белән куркыныч зондан китәргә. Уйлап, тынычлык белән башкарылган эш кенә гомерегезне саклап кала ала икәне турында онытмаска.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования