Вернуться к обычному виду

Түбән Каманың “Балкыш” үзәгендә мәдәният елы кысаларында чара үткәрелгән

 
17.04.2014

Түбән Каманың “Балкыш” үзәгендә мәдәният елы кысаларында чара үткәрелгән

Мәдәният елы кысаларында Түбән Каманың “Балкыш” балигъ булмаганнар өчен социаль тернәкләндерү үзәгендә Түбән Кама 2-нче номерлы музыка мәктәбенең чыгышы оештырылган. Концертка үзәктә тәрбияләнүче балалар һәм эшләүче белгечләр, шулай ук “Милосердие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге карамагында булган әби-бабайлар чакырылган. Чыгыш классик һәм хәзерге заман музыка әсәрләреннән гыйбарәт булган. Бу әсәрләр тамашачының күңеленә яңа хисләр һәм тойгылар белән кереп калды, дип билгели белгечләр.

Концерт азагында рәхмәт сүзләре белән “Балкыш” тернәкләндерү үзәге директоры Резедә Джалолова чыгыш ясаган. Ул 2- нче номерлы музыка мәктәбе укучыларына һәм укытучыларына бетмәс энергия һәм иҗади идеялар теләп калган.

Концертта катнашучыларның барысына да татлы бүләкләр тапшырылган.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования