Вернуться к обычному виду

Республиканың вакансияләр банкында 43000нән артык эш урыны бар рубрика жэмгият

 
17.04.2014

Республиканың вакансияләр банкында 43000нән артык эш урыны бар рубрика жэмгият

Төгәлрәк әйткәндә, эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗ 43704 вакансия белән үлчәнә. Вакансияләр саны атна саен диярлек арта бара. Шулай итеп, 9 нчы апрельдән 15 нче апрельгә кадәр булган хисап атнасында республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә 4921 кеше исәпкә баскан. 20391 ачык эш урыны белән беренчелекне Казан шәһәре алып тора. Шулай ук Яр Чаллы, Алабуга һәм Түбән Камада 5909, 3302, 2742 эш урынына квалификацияле кадрлар таләп ителә.

Эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән ачык эш урыннары Татарстанның барлык районнарында да бар дип, билгеләп үтәргә кирәк. Шулай да кайбер төбәкләрдә эшсезләр саны эш бирүчеләр тарафыннан эш белән тәэмин итү үзәкләрендә теркәлгән хезмәткәрләргә булган ихтыяҗдан күбрәк. Тик хезмәт базарындагы киеренкелек коэффиценты хисап атнасы ахырына 0,4 кеше/вакансияне тәшкил итә, ягъни бер эшсез кешегә 2 дән артык хезмәт урыны туры килә.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования