Вернуться к обычному виду

Татарстанда матбугатка хәзер Интернет аша да язылырга мөмкин

 
16.04.2014

Татарстанда матбугатка хәзер Интернет аша да язылырга мөмкин

Татарстанда хәзер матбугат чараларына “Татмедиа” агентлыгы сайты аша да язылырга мөмкин. Әлеге онлайн хезмәт “Татарстан почтасы” белән бергә гамәлгә ашырыла.

Язылу өчен www.tatmedia.ru сайтына кереп “Язылу” бүлегендәге сылтама аша онлайн-язылу системасына күчәргә кирәк. Каталогта 34 газета һәм журнал бар. Бер айга гына да, ярты елга да язылырга мөмкин. Язылу бәясен Visa яки Mastercard банк карталары ярдәмендә түләргә була.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования