Вернуться к обычному виду

Кама Аланына Разил Вәлиев килеп китте

 
Кама Аланына Разил Вәлиев килеп китте 15.04.2014

Кама Аланына Разил Вәлиев килеп китте

Узган атнада Кама Аланы поселогына Татарстан дәүләт советның фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча даими комиссиясе рәисә Разил Вәлиев килеп китте.

Райондашыбыз үзенең сайлаучыларын кабул итте, сорауларына җавап бирде.

Разил Вәлиевкә ияреп, Казаннан төрекләрнең милли-мәдәни җәмгыяте рәисә Сәгъләм Йосыф та килгән иде. Кунаклар, Кама Аланы поселогы башлыгы Александр Павлов озатаунда, балалар иҗаты үзәген, музыка мәктәбен, китапханәне карадылар, балалар һәм педагоглар белән сөйләштеләр.

Сәгъләм Йосыф төрекләрнең милли- мәдәни җәмгыятеннән бүләк – мультимедиа аппаратурасы алып килгән иде, хуҗалар аны зур рәхмәт әйтеп кабул итте.

Ттарстан дәүләт советы депутаты Разил Вәлиев Кама Аланы поселогында тормышны яхшырту өчен хәл ителергә тиешле проблемаларны республика җитәкчелеге югарылыгында күтәрергә вәгъдәбирде.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования