Вернуться к обычному виду

Алимент түләмиләр

 
Алимент түләмиләр 15.04.2014

Алимент түләмиләр

Балаларына алимент түләүдән качып йөрүчеләрдән унасына карата быел җинаять эше кузгатылган. Түбән Кама суд приставлары карамагында, алимент юллауга кагылышлы 1983 эш бар, шул исәптән, 817 бурычлардан алимент акчасы эш урыннарында хезмәт хакларыннан тотып калына.

Алимент буенча бырлык бурычлыларның 100е – эзләтүдә (шуларның 10 проөентын ана исемен күтәрүче хәсрәт хатыннар тәшкил итә). Хатыннар дигәннән, Түбән Кама районында бүгенге көндә балаларына алимен түләүче 169 күке хатын яши. Алимент түләүчеләрдән 473енең үз балаларына ай саен нибары 500, 1000 сум чамасы гына акча күчерүен исәпкәалсаң, бу мәсьәләне инде күптәннән дәүләт күләмендә хәл итү зарурлыгы аңлашыладыр.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования