Вернуться к обычному виду

21 апрельдә Дәүләт Советы ТР башкарма хакимияте органнарының 2013 елгы эшчәнлеге турында хисаларын тыңлаячак

 
15.04.2014

21 апрельдә Дәүләт Советы ТР башкарма хакимияте органнарының 2013 елгы эшчәнлеге турында хисаларын тыңлаячак

Бу көнне Татарстан парламентының чираттагы утырышы уза

21 апрельдә Дәүләт Советының чираттагы утырышы уза. Бүген ТР ДС Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган республика парламенты президиумы утырышында шундый карар кабул ителде.

ДС секретаре Лилия Маврина белдергәнчә, IV чакырылыш ТР ДС ның 50 нче утырышында депутатлар 39 мәсьәләне караячак, шул исәптә Татарстан Республикасының 20 закон проекты да бар.

Депутатларга ТР башкарма хакимияте органнарының 2013 елгы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим ителәчәк.

Парламентарийлар ТР Муниципаль хезмәт турындагы кодекска, ТР Административ хокук бозулар турындагы кодекска, ТР Сайлау кодексына һ.б. үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын караячак.

Моннан тыш, Дәүләт Советы депутаты Владимир Леоновның вәкаләтләрен вакытыннан алда гамәлдән чыгару турында мәсьәлә каралачак.

Президиум утырышында Фәрит Мөхәммәтшин, традиция буенча соңгы вакытта республикада һәм, гомумән, илдә булган вакыйгалар турында искәртте. Шулай итеп, ул Кырымда зур көч һәм федераль үзәктән финанс ярдәм таләп итә торган процесс башлана, дип белдерде. ТР парламент җитәкчесе, якын арада Кырымның Бакчасарай районы делегациясе Татарстанга килә, дип белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин депутатларны аларга тиешле ярдәм күрсәтергә, шулай ук норматив-хокукый актлар эшләү мәсьәләләрен хәл итүдә дә булышырга чакырды. ( «Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования