Вернуться к обычному виду

Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖдә полистиролларның дүртенче линиясен эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты

 
Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖдә полистиролларның дүртенче линиясен эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты 14.04.2014

Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖдә полистиролларның дүртенче линиясен эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты

Дүртенче линия төзелеше 2013 нче елның беренче кварталында башланган, декабрьдә эшләтеп җибәрү-җайга салу эшләренә тотынганнар

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама нефтехим”/"Нижнекамскнефтехим" ААҖдә полистиролларның дүртенче линиясен эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Чарада “ТАИФ” ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ Директорлары советы рәисе Владимир Бусыгин, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ генераль директоры Олег Нестеров, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наил Маганов һ.б. катнашты.

Дүртенче линия төзелеше 2013 нче елның беренче кварталында башланган, декабрьдә эшләтеп җибәрү-җайга салу эшләренә тотынганнар. “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ генераль директоры Олег Нестеров хәбәр иткәнчә, җиһазда 13 полистирол маркасын эшләтеп җибәрү каралган. Яңа линия предприятиегә производство күләмен арттырырга һәм продукция линиясен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген – предприятие өчен генә түгел, ә бөтен республика өчен дә әһәмиятле көн. Ул ассызыклаганча, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ – илнең эре нефть химиясе предприятиеләренең берсе. Полистироллар производствосының дүртенче линиясе бөтен коллективның җайга салынган эшчәнлеге ярдәмендә барлыкка килде, диде ул. Бу республика һәм ил өчен мөһим, чөнки импортны алыштыру проблемасын хәл итә.

Рөстәм Миңнеханов хезмәтләре өчен барысына да рәхмәт белдерде һәм “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ аерым хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.

Предприятие хезмәткәрләренә ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре, “Татарстан Республикасының атказанган химигы” мактаулы исеме, ТР Президенты Рәхмәте тапшырылды.

Соңыннан тантанада катнашучылар, линияне эшләтеп җибәрү өчен, символик төймәгә бастылар. («Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования