Вернуться к обычному виду

Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшли башлады

 
15.04.2014

Татарстанда бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшли башлады

ТР Юстиция министрлыгында бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча кайнар линия эшли башлады. Шулай ук гражданнар мондый ярдәмне татар телендә ала ала.

Гражданнарга бушлай юридик ярдәм 2011 нче елның 21 нче ноябрендә кабул ителгән “РФдә бушлай юридик ярдәм турында” ФЗ һәм 2012 нче елның 2 нче ноябреднә кабул ителгән “ТРда гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында” ТР Законы нигезендә күрсәтелә.

Татарстанда бушлай юридик ярдәм системасында катнашучылар – башкарма хакимият органнары, адвокатлар, юридик клиникалар, дәүләтнеке булмаган бушлай юридик ярдәм үзәкләре.

ТР Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Бушлай юридик ярдәм” («Бесплатная юридическая помощь») бүлеге булдырылган. Анда бушлай юридик ярдәм күрсәтү өлкәсендә барлык норматив хокукый актлар һәм аларның проектлары урнаштырылган.

Шулай ук әлеге системада катнашучы адвокатларның исемлеге бирелгән. Бүгенгә бушлай юридик ярдәм дәүләт системасында 152 адвокат катнаша.

Республиканың Түбән Кама шәһәрендә, Биектау һәм Нурлат муниципаль районнарында “бер тәрәзә” принцибы буенча эшли торган күпфункцияле үзәкләр кысаларында бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырылган.

Хәзерге вакытта 4 вузда: КФУ, “ТИСБИ” идарә университеты, Икътисад, идарә һәм хокук институты, Россия гадел хөкем академиясенең Казан филиалында – юридик клиникалар булдырылган.

(843) 223-02-13 телефоны буенча кайнар линия чәршәмбе көннәрендә сәгать 9.00-11.00дә эшли. ( «Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования