Вернуться к обычному виду

Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты

 
Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты 14.04.2014

Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты

“Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ Директорлары советы рәисе итеп кабат Владимир Бусыгин сайланган

Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ акционерларының еллык җыелышында катнашты.

Финанс-икътисади эшчәнлек турында доклад белән “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ генераль директоры Олег Нестеров чыгыш ясады.

Ул хәбәр иткәнчә, тотрыксыз базар вазгыяте шартларында компания чыгаралыган продукция күләмен арттыру һәм каучук, пластикларны сату хисабына бәяләрнең гомуми төшүен компенсацияләргә мәҗбүр булган. Бу продукция сатудан 119,8 млрд.сум күләмендә керем һәм 6,1 млрд.сум күләмендә саф табыш алырга мөмкинлек биргән.

2012 нче елгы бәяләренә карата товар продукциясен чыгару 103,9 процент тәшкил иткән. Өстәмә рәвештә 60 мең т артык продукция җитештерелгән. Җитештереп чыгарган продукция күләме буенча үткән елда этилен, пропилен, полистирол, бутил каучук һәм СКД-Н каучук кебек продуктлар иң күп чыгарылган.

2013 нче елда экспортка якынча 2 млрд.сумлык продукция җибәрелгән, бу, 2012 нче ел белән чагыштырганда, бераз кимрәк. Гомуми күләмдә, экспортка киткән продукциянең күләме якынча 50 процент булган. Шул ук вакытта тышкы базарга сату структурасында синтетик каучуклар 82 процент тәшкил иткән, 6 процент – пластик, 12 процент – башка төр продукцияләр. 2013 нче елда экспортка озатылган синтетик каучукның күләме, 2012 нче елга караганда, 15 процентка арткан һәм якынча 580 мең т тәшкил иткән.

Үткән елда әйләнә-тирә мохитне саклау “Түбән Кама нефтехим” ААҖ эшчәнлегенең өстенлекле өлкәләренең берсе булган. Перспектив экологик программа кысаларында 2013 нче елда 88 чара башкарылган. Компания Алан һәм Мартыш авылларыннан халыкны күчерү буенча эшләр кысаларында барлык бурычларны үтәгән.

Аерым производстволарның һәм сәнәгать комплексының энергетик чыгымнарын киметү буенча эш даими рәвештә алып барыла. Компаниядә 2016 нчы елга кадәр ягулык-энергетика чыганакларын сәнәгать кулланучысының “Энергетика паспорты” эшләнгән, “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖен электр энергиясен һәм егәрлекне күпләп сату базарына чыгару буенча эшләр башкарылган.

2012 нче елдан компаниядә электр энергиясен коммерцияле хисаплауның автоматлаштырылган мәгълүмат-үлчәү системасы эшли.

Компаниянең тотрыклы эшчәнлеге нәтиҗәле социаль сәясәт алып барырга мөмкинлек биргән. Хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы 34,5 мең сум булган. Коллектив килешүендә каралган чаралар тулы күләмдә финансланган һәм социаль характердагы барлык түләүләр дә түләнгән. 2013 нче елда ТРның консолидацияләнгән бюджетына 7,4 млрд. сумлык салым һәм җыем күчерелгән, шул исәптән Түбән Кама бюджетына - 786 млн.сум.

Бүген компания киләсе үсеш этабына күчеш билгеләде, ул 2020 нче елга кадәр стратегик программаны тормышка ашыруга нигезләнә. Әлеге программаның нигезе - 1 млн. тонна этилен һәм полиолефин җитештерү буенча олефин комплексын төзүгә бәйле зур масштаблы проектны тормышка ашыру.

Җыелышта еллык хисап, еллык бухгалтерия хисабы, шул исәптән 2013 нче елда финанс нәтиҗәләре, турыда хисап расланды.

2013 нче елда компаниянең финанс-икътисади эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча 6,1 млрд.сумлык саф табышның 1,83 млрд. сумын дивидендлар түләүгә юнәлдерергә карар кылынган. 2014 нче елда стратегик үсеш программасын тормышка ашыруга һәм кредитларны түләүгә 4,2 млрд.сумнан артык акча юнәлдереләчәк.

Шулай ук “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ акционерларының еллык җыелышында компаниянең Директорлары советы формалаштырылды. Аңа “ТАИФ” ААҖ генераль директорының “Түбән Кама нефть химиясе" ААҖ белән идарә һәм стратегик үсеш буенча урынбасары Владимир Бусыгин, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, ТР вице-премьеры - сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Татнефть” ААҖ генераль директоры Наиль Маганов керде.

Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ Директорлары советы рәисе итеп кабат Владимир Бусыгин сайланды. Совет вәкилләре шулай ук “Түбән Кама нефть химиясе” ААҖ генераль директоры Олег Нестеровның вәкаләтләрен раслады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте. («Татар-информ»)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования