Вернуться к обычному виду

“Татар егете-2014” региональ бәйгесенең сайлап алу этабы турында мәгълүмат

 
14.04.2014

“Татар егете-2014” региональ бәйгесенең сайлап алу этабы турында мәгълүмат

10нчы апрель көнне 15:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең “Шатлык” яшьләр үзәгендә “Татар егете-2014” региональ бәйгесенең сайлап алу этабы уздырылды.

Конкурс Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрен һәм мәдәниятләрен саклап калу һәм үстерү максаты белән төзелгән Дәүләт программасын тормышка ашыру кысаларында үткәрелә. Бәйгедә Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Минзәлә шәһәрләреннән, Сарман һәм Тукай районнарыннан һәм якындагы авыллардан барлыгы 25 егет катнашты.

Сайлап алу этабында егетләр үзләре белән таныштырып үтеп, талантларын күрсәттеләр. Нәтиҗәләр буенча 12 егет финалга узды. Алар арасында Түбән Кама данын яклаган Бакый Урманчы исемендәге икенче гимназиянең 10 “б” сыйныфы укучысы – Зиновьев Данил һәм Түбән Кама шәһәренең нефть-химия көллиятендә укучы – Мөхәммәтҗанов Рөстәм дә бар.

Алга таба егетләр 15 апрель көнне 15: 00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең “Шатлык” яшьләр үзәгендә үткәреләчәк әлеге бәйгенең финалында чыгыш ясарга баралар. “Танышу” һәм “Сәләт” бәйгеләреннән башка алар “Мин – туган җиремнең ватанпәрваре” бәйгесендә көч сынашырга һәм татар халкының гореф-гадәтләрен, милли бәйрәмнәрен һәм һәйкәлләрен белүгә нигезләнгән “Интеллектуаль бәйге” сорауларына җавап табарга тиеш булалар.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования