Вернуться к обычному виду

Республика буенча йөрәк авыруларына ашыгыч ярдәм күрсәтү мәктәбе.

 
11.04.2014

Республика буенча йөрәк авыруларына ашыгыч ярдәм күрсәтү мәктәбе.

2014 елның 8 апрелендә Түбән Кама шәһәрендә Республика күләмендә фәнни-практик конференция уздырылды.

Конференциянең темасы: “Йөрәк авырулары булган пациентларга ашыгыч ярдәм күрсәтү мәктәбе”.

Конференциянең эшендә Татарстан Республикасының барлык районнарыннанда медицина учрежденияләренең вәкилләре катнашты. Конференция эшендә доклад белән ФГУН фәнни-тикшерү институтларында эшләүче фәнни хезмэткәрләр чыгыш ясадылар: Рәсәйнең физико-химик медицина өлкәсендә эшләүче (Мәскәү шәһәреннән) И.С. Явелов, Д.А. Затейщиков, югары технологияле ярдәм күрсәтү буенча сәләмәтлек саклау Министрлыгының бөлек мөдире (Казан шәһәре) Д.Н. Фролов.

Барлык белгечләрнең чыгышында инфаркт миокарда (күкрәк өянәге) булган очракта медицина учреждениясенә иртәрәк мөрэҗәгат итүнең мөһим роль уйнаун һәм тиз рәвештә тромбага каршы дәвалау чарасы яктыртылды.

Конференция эшендә катнашучыларга методик материаллар, күрсәтмә ярдәмлекләр һәм “Күкрәк читлегендә авырту булганда” – дигән темага видеоролик бирелде.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования