Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районында фольклор фестивале булып үтте

 
Түбән Кама районында  фольклор фестивале булып үтте 08.04.2014

Түбән Кама районында фольклор фестивале булып үтте

“Чулман-су” мәдәният үзәгендә “Борынгы гасырлардан килгән традицияләр” дип исемләнгән район фольклор фестивале булып узды. Кама Аланына районның 11 җирлегеннән(торак пунктыннан) халык авыз иҗатын яратучылар җыйналды.

Мәдәният үзәгенең фойесында оста куллар тарафыннан иҗат ителгән эшләнмәләр: корама юрганнар,агач уенмалар, чигешләр,тал чыбыгы үрү үрнәкләре,балчык эшләнмәләр куелды.Барлык үрнәкләр дә үзләренең оста итеп ясалулары белән игътибарны җәлеп иттеләр.
Фестиваль кунакларны «Яз» дип исемләнгән капка аркылы залга табышмак һәм әйтемнәр әйттереп уздырдылар.Сәхнәгә тәүдә “Оберег”(“Талисман”) фольклор коллективы “Язны дәшү” (Язны чакыру” ) йоласы күренеше белән чыкты.Аннары алар камааланныларны утырмага дәштеләр.
Мәртәбәле жюри (Хөкемдарлар) чыгышларның (Җыр,бию,эшләнмәләр) халыкчанлыгына,башкару осталыгына,театральләштерүгә,халык уен коралларына кушылып башкаруга, күргәзмәләрне оештыруның үзенчәлекләренә зур игътибар бирде.

Иң-иңнәрне 12 номинациядә ачыкладылар.Алар фестивальнең дипломнарына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования