Вернуться к обычному виду

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яшь түбән камалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды

 
Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яшь түбән камалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды 07.04.2014

Түбән Кама районы ГХАТ идарәсендә яшь түбән камалыларга паспорт тапшыру тантанасы булып узды

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә яшь түбән камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды. Патриотизм, туган илгә мәхәббәт, горурлык хисе белән сугарылган әлеге тантана Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе һәм Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсе белән берлектә оештырылды.

Яшъүсмерләргә аларның төп документлары булган паспортларын тапшырганда Татарстан Республикасының Түбән Кама шәһәрендәге Федераль миграцион хезмәте идарәсенең беренче бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шаһпазова аларны котлап, Украина һәм Крым белән бәйле вакыйгаларга карата үзенең мөнәсәбәтен белдереп, Рәсәй гражданы булуның мөһимлеген ассызыклады.

Паспортның барлыкка килүенә бәйле тарихи фактлар, кызыклы гына викторина сораулары, бәйрәмгә чакырылган Ветераннар Советы әгъзаларының аталарча җылы тәбрикләү сүзләре – болар барысы да ямь өстенә ямь өстәп, тантананы тагын да бизәде, балаларда туган илгә карата патриотик хисләр уятты.

Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования