Вернуться к обычному виду

Түбән Кама яшьләре Петр Ваструков белән Надежда Пименова “Дүрт туй” проектының җиңүчеләре

 
Түбән Кама яшьләре Петр Ваструков белән Надежда Пименова  “Дүрт туй” проектының җиңүчеләре 02.04.2014

Түбән Кама яшьләре Петр Ваструков белән Надежда Пименова “Дүрт туй” проектының җиңүчеләре

Узган елның май аенда “Рен-ТВ” телеканалында старт алган “Дүрт туй” проектының җиңүчеләре билгеле булды. Түбән камалы Петр Ваструков белән Надежда Пименова әлеге проектта беренчелекне яулап Бали ярыутравына туй сәяхәтенә путевка белән бүләкләнделәр. Ваструковларның никахларын теркәү тантанасы Түбән Кама ГХАТ идарәсендә узган булса, кичке туйлары Аксубай районында булып үтте. Калган 3 туй белән чагыштырганда Петр белән Надежданың туе оригинальлеге, бизәлеше, алып барылышы, гомумән, бар ягы белән дә проектны оештыручылар, төп бәяләрне куючы кәләшләр күңеленә дә хуш килгән. Түбән Камалыларның әлеге проектның җиңүчеләре булуы – Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләренең һөнәри осталыкларын ассызыклаучы мөһим бер дәлил булып тора.


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования