Вернуться к обычному виду

Татарстан командасында

 
01.04.2014

Татарстан командасында

Казанда укучыларның бөтенроссия экология олимпиадасының соңгы этабы башланды. Татарстан данын 15 укучыдан торган команда яклый. Алар арасында Түбән Камадан 27нче мәктәпнең унынчы класс укучысы Алина Гәрәева да бар.

Экология олимпиадасының бу йомгаклау этабында Россия Федерациясе төбәкләрендәге төрле мәктәпләренең өлкән классларында белем ала торган 247 укучы катнаша. Алар теоретик белемнәрен күрсәтәчәкләр һәм үзләренең фәнни тикшеренү проектларын яклаячаклар. Олимпиадагы 4 апрельдә йомгак ясалачак. (“Туган як”)


Back to the list


Яндекс.Метрика Яндекс цитирования